Майның беренче декадасында һава температурасы нормадан 6 градуска түбәнрәк булачак
Майның беренче декадасында Татарстанда температураның төшүе көтелә – уртача һава температурасы климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика буенча норма +12,2 градус, Казан буенча +12,7 градус тәшкил итә.
Синоптиклар алдагы көннәрдә һава шартларының начараюы турында кисәтте.