Рөстәм Миңнеханов Казан метросы машинисты, 9 бала атасы турында ролик урнаштырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метросы машинисты Руслан Маминга багышланган видео урнаштырды. Ролик ТР җитәкчесенең телеграм-каналында чыкты.
«Ул көн саен меңләгән казанлыны һәм башкала кунакларын йөртә. Бик тә кирәкле эш. Өстәвенә, ул әле тугыз баланың кайгыртучан әтисе дә!» - дип язган Миңнеханов.
Ул телеграм-каналына язылучылардан балачакта машинист булып эшләргә хыялланулары һәм Казан метрополитены хезмәткәренең үрнәге аларны рухландырамы-юкмы икәне белән кызыксынды.
Машинистлар нәрсәдән курка, рельста шәхси әйберләр төшеп калганда нәрсә эшләргә, электр поезды белән ничек идарә итәргә, бу һөнәрдә үз юлыңны ничек башларга – видеода Руслан Мамин шулар хакында сөйли.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде.