Министр быел бәхетсезлек очраклары булган авыл хуҗалыгы оешмаларын атады
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, быел хуҗалыкларда 4 бәхетсезлек очрагы булган, соңгысы үлем белән тәмамланган. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
«Профилактик чаралар күрелүгә карамастан, ел башыннан республика хуҗалыкларында 4 бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Кызганыч, 4 майда Әлмәт районы «Ярыш» хуҗалыгында быелгы беренче үлем очрагы теркәлде. Эшләп торган чәчкечкә хезмәт күрсәткәндә Сарман аграр көллиятенең 3 курс студенты Родион Нуриев һәлак була», – дип сөйләде ул.
Министр сүзләренчә, Яшел Үзән районында «Красный Восток», Актаныш районының «Әнәк», Тукай районының «Челны Бройлер» хезмәткәрләре җитештерүдә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
«Киңәшмәләр һәм тематик чаралар вакытында хуҗалык җитәкчеләренә хезмәтне саклауга игътибар итәргә киңәш ителә. Инструктажларны вакытында үткәрергә, машина йөртүчеләрне һәм тракторчыларны рейсларга медицина тикшерүеннән соң гына чыгарырга, эшчеләрдән хезмәт дисциплинасын үтәүне таләп итәргә кирәк», – диде ул.