Узган төндә Татарстанда яшәүчеләр төньяк балкышын күзәтте
Республиканың күп кенә районнарында узган төндә төньяк балкышын күзәтергә мөмкин иде. Телеграм-каналларда әлеге күренешнең фотолары чыкты.
Төньяк балкышы турында беренче хәбәрләр төн уртасына кадәр килә башлады. Аннары төн дәвамында фото куйдылар. Татарстанлылар билгеләп үткәнчә, әлеге табигать күренешен гади күз белән дә күзәтеп булган.
Фотолар Чаллы шәһәрендә, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында төшерелгән.