Гвинея-Бисау Президенты: KazanForum мөселман илләренең хезмәттәшлегенә ярдәм итә
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы мөселман илләренең икътисади хезмәттәшлегенә ярдәм итәчәк. Кичә Казанга эш сәфәре белән килгән Гвинея-Бисау Президенты Умару Сисоку Эмбало журналистларга шундый фикерен белдерде.
«Илебезнең Россия Федерациясе белән үзара мөнәсәбәтләрендә билгеле бер үсеш чоры бар. Мин киләсе атнада Казанда искиткеч, күркәм вакыйга – KazanForum башланачагын белдем, ул мөселман илләре вәкилләрен берләштерә һәм әлеге илләрнең икътисади хезмәттәшлегенә ярдәм итә. Мин бу инициативаны зур куаныч белән сәламлим», - диде чит ил кунагы.
Ул май башында Гамбиядә Ислам хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары – дәүләт һәм ил Хөкүмәтләре башлыкларының XV Саммиты узуын искәртте.
«Мин Казанда узачак күркәм вакыйганың мөселман илләре арасындагы хезмәттәшлек һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен тагын да көчәйтәчәгенә ышанам. Мөселман республикасы булган безнең ил дә әлеге вакыйгада катнашачак», - дип сүзен төгәлләде Умару Сисоку Эмбало.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап ел саен уза. РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан әлеге вакыйга федераль статус алды.