Актанышта район башлыгы призына шахмат ярышлары үткәрелә
Актанышта район башлыгы Ленар Зарипов призына шахмат ярышлары уза. Бу хакта «Актаныш-информ» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Әлеге ярышларда Татарстан, Башкортстан республикаларынннан килгән 22 команда катнаша.
Ачылу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов барлык шахматчыларга уңышлар теләде.