Кравцов тарих буенча бердәм дәреслек төзүгә конкурс турында хәбәр итте
РФ Дәүләт Думасы тарафыннан РФ мәгариф министры вазифасына тәкъдим ителгән Сергей Кравцов 5-9 сыйныфлар өчен тарих буенча яңа бердәм дәреслек төзүгә конкурс баруы турында хәбәр иткән. Дәреслек яңа уку елы башлануга әзер булыр дип көтелә. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Әйткәнебезчә, 5-9 сыйныфлар өчен дәреслек төзү буенча конкурс бара. Яңа уку елына 5-9 сыйныфлар өчен илебез тарихы буенча бердәм дәреслек булыр дип өметләнәбез», - дигән Кравцов РФ Дәүләт Думасында журналистлар белән аралашу вакытында.
Ул шулай ук җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслек булдыруга әзерлек баруын билгеләп үткән.