Дәүләт Думасы профильле комитеты вице-премьер вазифасына Хөснуллин кандидатурасын хуплады
Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты РФ вице-премьеры вазифасына Марат Хөснуллин кандидатурасын хуплады. Бу хакта комитет әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясеннән депутат Сергей Колунов сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Төзелеш комплексы эшчәнлеге Президент [РФ Президенты Владимир Путин] Федераль Җыенга Юллама барышында билгеләгән бурычларга юнәлдереләчәк. Без уртак эшне мөмкин кадәр нәтиҗәле итү өчен максималь көч куячакбыз», - дип белдергән парламентарий.
Марат Хөснуллин 2020 елның 21 гыйнварыннан вице-премьер вазифасын биләде. Дәүләт Думасы раслаган һәм Президент билгеләгән очракта ул бу вазифада калачак.
Моннан тыш, шул ук комитет Федераль Җыенның түбән палатасына Ирек Фәйзуллинны РФ Төзелеш министрлыгы җитәкчесе вазифасына раслау турында карар проекты кертте.