Алтай краенда Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә узды
«Дулкын» татар мәдәнияте үзәге» Алтай крае җәмәгать оешмасы В. Я. Шишков исемендәге Алтай крае универсаль фәнни китапханәсе белән берлектә «Габдулла Тукай – татар шигъриятенең кояшы» әдәби программасын үткәргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Программада аТукайның шигырь һәм җырлары рус һәм татар телләрендә яңгыраган. Музыкаль номерларны «Дуслар» ансамбле тәкъдим иткән. Кичәдә катнашучылар халык шагыйре биографиясенең якты битләре турында белгән.