Казандагы БРИКС Уеннарына 60 илдән 5 меңгә якын спортчы киләчәк
12 июньдә старт алачак БРИКС Уеннарына 60 илдән якынча 5 мең спортчы киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
«Бүгенге көнгә <...> дөньяның якынча 60 иленнән 5 меңгә якын катнашучы. Бу яңа вакыйга өчен җитди саннар. Төрле дәүләтләрнең Казанга килеп чыгыш ясауга карата кызыксынуын күрәбез. Без БРИКС илләреннән зур делегацияләр көтәбез. Бразилия җыелма командасы, мәсәлән, моңа бик күтәренке рух белән карый», – дип билгеләп үтте спикер.
Ярышлар программасы 29 спорт төрен үз эченә ала, әмма бу исемлек әлегә төгәл түгел. Дисциплина өчен командалар саны җыелмаган очракта аны төшереп калдырырга мөмкиннәр. 18 спорт объекты җәлеп ителәчәк. 380 комплект бүләк уйнату күздә тотыла.
Казандагы БРИКС Уеннарына Россиянең иң яхшы спортчылары киләчәк. Башка илләр исә үз теләкләре буенча гаризалар җибәрә. Париж Олимпиадасының якынлыгы да билгеле бер кыенлыклар тудыра, дип билгеләп үтте Леонов.
«Проектка әле бер ел да юк. Иң яхшы спортчылар килсен өчен, турнирның бренды булырга тиеш. Без моңа берничек тә тәэсир итә алмыйбыз, әмма үз ягыбыздан барлык шартларны да тудырачакбыз. Олимпиадага бер ай калып баруы аңлашыла. Барлык спортчыларның да әзерлек циклы бар, ул стартлар алдыннан монда килү авыр булачак. Ләкин кайберләре катнашыр дип уйлыйм», – дип ачыклык кертте ул.
Казандагы БРИКС Уеннарын статус буенча Европа чемпионатына тиңләштерергә мөмкиннәр. Моны җиңүчеләр өчен ярышларның статусына туры килә торган призлар тәэмин итәчәк. Димәк, бу спортчылар өчен өстәмә мотивация булачак. Әлеге мәсьәлә хәзер Россия Спорт министрлыгында карала, дип хәбәр итте министр.
«Без БРИКС уеннарын спортчыларыбыз өчен максималь дәрәҗәдә конкурентлы мохит итәргә тырышачакбыз», – дип нәтиҗә ясады ул.