Курган шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачыла
22 июнь көнне Курган шәһәрендә татар халкының данлыклы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой–шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бюстның авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина. Ул бүген Санкт-Петербург заманча сәнгатенең актив вәкилләренең берсе булып тора. Һәйкәл Санкт-Петербургтан Курганга җибәрелгән.