Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2024

Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләр шартларында сәүдә-сәнәгать палаталарына ихтыяҗ арта

0
Рөстәм Миңнеханов: Санкцияләр шартларында сәүдә-сәнәгать палаталарына ихтыяҗ арта

Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара икътисади хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим роль уйный, ә катлаулы тышкы сәяси шартларда аларга ихтыяҗ тагын да арта. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм KazanForum-2024 кырларында чит илләр сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләренә KazanForum 15нче, юбилей форумында катнашу өчен рәхмәт белдерде. «Бу Ислам дөньясына Россиянең һәм аның төбәкләренең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек», - диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында Сәүдә-сәнәгать палатасы халыкара форумының традицион булуына игътибарны юнәлтте. Узган ел анда 10 чит илдән һәм Россиянең 34 төбәгеннән 200дән артык делегат һәм 44 палата катнашты. Бу юлы анда 300 кеше катнаша, шул исәптән чит ил палаталарыннан 20дән артык җитәкче, Россиянең төбәк һәм муниципаль палаталарыннан якынча 100 җитәкчесе бар.

«Сәүдә-сәнәгать палаталары - бизнесны берләштерә торган һәм аның мәнфәгатьләрен тәкъдим итүче мөһим структуралар. Катлаулы чорда алар үзләренең ихтыяҗын арттыра һәм предприятиеләр арасында сәүдә-икътисади һәм инвестицион элемтәләрне уңышлы җайга сала. Бүген безнең алда яңа чакырулар тора. Россиягә карата кертелгән чикләүләр шартларында актуаль бурычларны хәл итүнең яңа юлларын эзләүгә ихтыяҗ туа. Монда Сәүдә-сәнәгать палаталары мөһим роль уйный», - диде Миңнеханов.

Ул Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасын Идел буе федераль округының бизнес-берләшмәләре арасында хаклы рәвештә лидер саналган зур һәм абруйлы бергәлек буларак сыйфатлады. Бүген анда 2,5 меңнән артык әгъза исәпләнә. Хәзерге катлаулы шартларда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы республика икътисадын үстерү, эшмәкәрләргә ярдәм итү, импортны алмаштыру, экспортны алга этәрү, кадрлар әзерләү эшендә һ.б. актив катнаша. Ул халыкара икътисади хезмәттәшлекне үстерү, бизнес-миссияләр һәм чаралар оештыру өлешендә дә зур эш алып бара.

Миңнеханов сүзләренчә, республика һәрвакыт партнерлык өчен ачык һәм инновацияләр белән кызыксына. «Татарстан - Россиянең алдынгы төбәге. Без бизнес үсеше һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шартлар тудырабыз, бу икътисади үсешнең югары күрсәткечләре белән раслана», - дип билгеләп үтте ул.

Республика җитәкчесе кыскача аның икътисадының төп тармаклары, инвесторлар белән эшләү һәм бизнес өчен инфраструктура үсеше (сәнәгать паркларын һәм махсус икътисади зоналарны да кертеп) турында сөйләде.

Ул шулай ук октябрьдә Казан БРИКС саммитын кабул итәчәк, дип өстәде. Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин БРИКСның Эшлекле советы рәисе булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Рәисе инвестицияләр җәлеп итү һәм халыкара эшлекле хезмәттәшлекне үстерү линиясе буенча берничә уртак чара оештырырга тәкъдим итте.

Үз чиратында Сергей Катырин KazanForum-2024 форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде, шулай ук сәүдә-сәнәгать палаталары системасын үстерү мәсьәләләренә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сәүдә-сәнәгать палатасының иң төп бурычы - бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру. Бу форум тәҗрибә алмашу, үз казанышларыңны күрсәтү һәм яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен яхшы мәйданчык булып тора», - диде ул.

Әлеге чыгышлардан соң чит ил сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре Россия эшлекле даирәләре белән хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләрен билгеләде.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин рассказал о новых трамвайных линиях в Москве





Москва

Кошка Маруся задохнулась в переноске на борту самолета Utair


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин рассказал о новых трамвайных линиях в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Элджей

Рэпер Элджей стал зарабатывать меньше в восемь раз




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Баскетболисты из Лобни завоевали золото на турнире Moscow Open

Росгвардейцы обеспечили безопасность во время футбольного матча в Москве

Среди сотрудников уголовно-исполнительной системы Республики Дагестан определили лучшего гроссмейстера


Анастасия Потапова

Организм был не в состоянии: Потапова прокомментировала поражение на «Ролан Гаррос»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Весь мир чипировали умом Ленина?! Раскрыта загадка Мавзолея В.И. Ленина. Проект "Святой Ленин".



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России