"Русияне басып алырга теләүчеләр: кыпчаклар, Мамай, Нугай Урдасы". Русиядә татардан янә дошман ясыйлар
Русиянең төп дәүләт каналында 9 майга багышланган бәйрәм концертында татар һәм төрки халыкларның ата-бабалары илнең "тарихи дошманнары" дип телгә алынды. Артистлар кыпчакларны, Мамай гаскәрен, Нугай Урдасын басып алучылар дип күрсәтте. Әлегә бу чыгышка Русия Диния нәзарәте генә каршы чыкты.