Димитровградның «Сандугачлар» ансамбле «Идел өстендә канатлар» бәйгесендә гран-при алган
«Идел өстендә канатлар» («Крылья над Волгой») фестиваль-конкурсында Димитровградның «Сандугачлар» ансамбле гран-при алган. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итте.
Бәйге 10-12 майда Волгоград шәһәрендә узды.
«Анда Ульяновск өлкәсенең яшь талантлары да катнашты. Мәртәбәле бәйгенең гран-приена Димитровградның данлыклы «Сандугачлар» ансамбле лаек булды. Шулай ук татар балалары халкыбызның моңлы җырларын башкарып, лауреат булдылар», диелә хәбәрдә.