«Татар-информ» журналисты Борис Максудов исемендәге премия лауреаты булды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы урынбасары, хәвеф-хәтәр бүлеге мөхәррире Светлана Белова «Фронт идет через сердца» һәм «Бандеровский снаряд до сих пор лежит в доме» материаллары өчен Борис Максудов исемендәге премия лауреаты булды. Бүләкләү бүген Сочида Кубань журналистикасы форумы кысаларында узды.
Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен премия 2023 елның 23 ноябрендә Запорожьеда репортаж төшергәндә хәрби хәрәкәтләр зонасында яраланганнан соң һәлак булган Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе (ВГТРК) хәбәрчесе Борис Максудов истәлегенә булдырылган.
Конкурс бөтен Россиядән төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары арасында үткәрелә. Быел конкурс темалары махсус хәрби операция белән бәйле булган.
1 февральдә игълан ителгән конкурс-премиягә барлыгы 499 гариза һәм меңнән артык эш кабул ителгән. Авторларның иң күбе «Басма массакүләм мәгълүмат чаралары», «Интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Телевидение» юнәлешләренә эшләрен юллаган. Конкурс комиссиясе әгъзаларына меңнән артык материалны карарга, тыңларга һәм укырга туры килгән.
Конкурсның жюри составы бөтен илгә билгеле булган төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чараларын тәкъдим итүче абруйлы журналистлардан тора. Алар арасында Александр Малькевич, Николай Долгачев, Александр Коц, Сергей Бобылев, Владимир Касютин, шулай ук ВГТРК генераль директоры урынбасарлары Рифат Сабитов һәм Андрей Медведев бар. Берләшкән жюрины ВГТРК генераль директоры урынбасары Евгений Бекасов җитәкләгән.