Миңнеханов Магомедсалам Магомедовка «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кырларында Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов белән очрашты. Республика җитәкчесе аңа нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне өчен «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда республиканың социаль-икътисади үсеше, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышканнар.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.