Шәймиев һәм Бердымөхәммәдов «Россия - Ислам дөньясы» төркеме эше турында фикер алышты
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV Халыкара икътисади форум кырларында төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте рәисе (парламентның югары палатасы) Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге, мөселман илләре белән Россия арасында хезмәттәшлекне алга таба ныгыту, шулай ук Татарстан белән Төрекмәнстанның кайбер уртак проектларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.