Петербургта академия территориясендә шартлау вакытында 7 кеше зыян күргән
Петербургта Буденный исемендәге Хәрби академия территориясендә шартлау вакытында 7 хәрби хезмәткәр зыян күргән. Бу турыда РИА Новости Ленинград хәрби округына сылтама белән хәбәр итте.
«Петербургта хәрби академия территориясендә Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби припас детонацияләгән. Зыян күрүчеләр Саклану министрлыгы медицина оешмаларына китерелде», диелә хәбәрдә.