Митрополит Кирилл Изге Болгар җыены кунакларын татарча сәламләде
Митрополит Кирилл бүген Изге Болгар җыенында катнашучыларны татарча сәламләде. «Исәнмесез, хөрмәтле дуслар, хөрмәтле хәзрәтләр», – дип мөрәҗәгать итте ул тантаналы ачылышта.
«Бөек бәйрәмдә сезне сәламлибез. Бүген безне берләштерүче әйберләр турында сөйләнә. Изге Рамазан ае гел бөек пост белән туры килә. Болгардагы җыен гел Пасха белән туры килә, гел шулай иңгә иң барабыз. Бу бердәмлек ата-бабаларыбыздан ук килгән. Без әле күптән түгел монда җимереклекләр булганын хәтерлибез, һәм изге Болгар бүгенге матурлыкка кадәр торгызылган. Без төрле җирләрдә гыйбәдәт кылабыз, ләкин без Аллаһның безне татулыкта яшәвебез өчен булдырганын беләбез», – диде митрополит.