Омск өлкәсенә Бөтендөнья татар конгрессыннан гуманитар йөк китерелде
Бүген, 19 майда, Бөтендөнья татар конгрессыннан гуманитар ярдәм белән беренче фура Омск өлкәсенә килде. Фураны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - ТР бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов озата барды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук зыян күрүчеләрне вакытлыча урнаштырган Тара шәһәрендә Ирек Шәрипов ватандашларыбыз белән очрашты. Ул аларга алга таба да ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.
Су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыю ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, 8 майда Омск өлкәсенең Усть-Ишем районында дамба җимерелде. Кешеләрне вертолетлар һәм йөзү чаралары белән эвакуацияләгәннәр. Кайлы, Усть-Ишим, Ашеван, Кече Игиза, Зур Тибендә, Эбаргуль авыллары аеруча зыян күргән.
Иң проблемалы Усть-Ишем районы елгаларында су күтәрелү динамикасы кими башлаган. Шулай да хәл гадәттән тыш булып кала.