Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2024

Рамилә Сәхабетдинова: Милли кадрларны үзебез үстерәбез, укытабыз, алмаш әзерлибез

0
Рамилә Сәхабетдинова: Милли кадрларны үзебез үстерәбез, укытабыз, алмаш әзерлибез

«ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында милли кадрларны үстереп, укытулары, һөнәргә мәхәббәт уятып, кечкенәдән үк үзләренә алмаш әзерләүләре турында сөйләде.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов идеясе һәм ярдәме белән ачылган тәүлек әйләнәсендә татар телендә гөрләп эшләп тора торган беренче балалар каналы «ШАЯН ТВ» бүген күңел ачу чарасы гына түгел, яшь буын өчен белем һәм тәрбия бирү мәйданы да булып тора. Шуңа да узган ел Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты булды», - диде ул.

Аның әйтүенчә, хәзер яңа трендлар барлыкка килә, аларны күзәтеп, туган телдә фикерләүне арттыра торган проектлар әзерләүдә яңа формалар планын эшлиләр. «Төп трендлар – интернет-ресурсларда булу. Каналның максатчан аудиториясе нәкъ менә анда булуын яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә «фиджитал» юнәлешендә интернет мәйданда, сайт, ютуб каналда балалар өчен анимацион, белем бирә торган «Шаян саннар», «Койрыклы җырчылар» һәм яшүсмерләр өчен күп кенә проектлар ачып җибәрдек», - диде биш мөхәррир.

Бу программалар «Шаян-ютуб» каналында бик күп караулар җыйган. «ШАЯН ТВ» сайты лайф интернет-чыганаклары үткәргән мәгълүматлар буенча үткән атнада беренче егермелеккә эләккән.

«Кадрлар тәрбияләү турында сөйләгәндә телевизион блогерлар мәктәбе турында әйтмичә мөмкин түгел. Балалар үз блогларын «ШАЯН ТВ» социаль челтәрләрендә актив алып бара, Телеграм-каналларда да төркемнәре бар. Алар – оператор, тавыш режиссеры, видео монтажер, PR-белгеч булып та эшли. Моннан тыш, телеканалда балалар редколлегиясе, тәрҗемәчеләр һәм дубляж мәктәбе бар. Шулай итеп, балалар кечкенәдән телевизион һөнәрләргә өйрәнеп үсә. «Ак барс» хоккей клубы белән үткәрелгән «Шаян матч» моңа дәлил булып тора», - диде Рамилә Сәхабетдинова.

Баш мөхәррир фикеренчә, яшь балаларны заманча тәрбияләгән «ШАЯН ТВ» – балалар телеканалы гына түгел, татар зыялыларының яңа буынына белем бирү кластеры булып тора. «Иң мөһиме – бу канал милли журналистикада әйдәп баручы белгечләр әзерли. «Шаян мультфильм» студиясен ачу телеканал үсешенең яңа этабы булып тора. Беренчеләрдән булып нейрочелтәр ярдәмендә татар телендә мультфильм иҗат иттек. Татарстан Рәисе телепроектны хуплады, аңа рәхмәтебезне белдерәбез», - диде ул.

Ул бу проектларның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә актив кулланылуын әйтте. «ШАЯН ТВ»ның Казан шәһәре «Адымнар» полилингваль комплексында Сарман һәм Актаныш районнарында, Ульяновск өлкәсе, Димитровград шәһәрләрендә филиаллары эшли. Бездә эшләүче яшь хәбәрчеләрне «ТНВ» медиахолдингы ел саен КФУда журналистика белгечлегенә түләп укыта», - диде Рамилә Сәхабетдинова.

  • Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Шаян тв» телеканалының яңа белем бирү проектлары гамәлгә ашырыла. «Шаян әлфиба» анимацион сериалы, «Яраткан шигырь» телерадиопроекты, «Шаян рәссам», «Шаян төсләр» һ.б.




Губернаторы России
Москва

Собянин: Объем закупок у малого бизнеса с 2024 года составил почти 227 миллиардов





Москва

Неблагодарный батька или о чем говорил президент Белоруссии с делегацией Азербайджана?


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В этом году к проекту «Открой#Моспром» присоединился один миллион человек



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Виктор Цой

Гитаристов зовут играть Цоя. Массовый флешмоб устроят в Чите




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Москве выставили на продажу редкий Mercedes-Benz SLR McLaren за 100 млн рублей

Футболисты ЮФУ одержали три победы в домашнем турнире

Московские школьники завоевали четыре медали на престижной Международной олимпиаде


WTA

Самсонова вышла в четвертьфинал турнира WTA в Хертогенбосе



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Сборная России завоевала 38 золотых наград в третий день Игр БРИКС



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России