Иран хакимиятләре президент утырган боралак казасы турында яңа нечкәлекләрне ачты
![Иран хакимиятләре президент утырган боралак казасы турында яңа нечкәлекләрне ачты](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-dffb-08dc796454cc_w800_h450.jpg)
Иран президенты хакимияте җитәкчесе Голам-Хөсәен Эсмаили әйтүенчә, боралак казага очрар алдыннан томан булмаган, әмма болыт булган. Президент боралагының пилоты болыт өстеннән очарга кушкан, шуннан соң Рәиси утырган боралак югалган.