Татарстанда +16 градуска кадәр җылы һәм явым төшемсез һава торышы көтелә
![Татарстанда +16 градуска кадәр җылы һәм явым төшемсез һава торышы көтелә](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/5/22/9775be66b59e54562c1564d42c0e9ef1.jpg)
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә ителә, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан исәчәк. Аның тизлеге секундына 11 метрга, урыны белән секундына 14 метрга җитәчәк.