103news.com
World News in Tatar
Июнь
2024

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» хореографлары Казан халкы белән «Әйлән-бәйлән» биеде

0

Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты «Әйлән-бәйлән» программасын тәкъдим итте. Профессиональ хореографлар Казан халкына уен форматында татар биюләрен өйрәтте, кунакларны «түгәрәк уен», «күчмә бию», «күпер» фольклор уеннары һәм җанлы музыка белән куандырдылар.

Бию кичәсен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин алып барды.

«Күренекле балетмейстер, этнограф Гай Таһиров «Татар фольклор биюләре» дигән җыентык язып калдырган булган. Шуңа нигезләнеп, һәр чарада татар халык биюләренең төрле төрләрен халыкка өйрәтәчәкбез. Быел татар халык биюен без күбрәк уен форматында тәкъдим итәбез. Ә узган ел татар халкының этник төркемнәренә, татарлар яшәгән төбәкләрдәге биюләрне өйрәткән идек», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Алсу Мәгъсүмҗанова.

Педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элекке балет артисты Алия Мөхәммәтгалиева «Әйлән-бәйлән»нең элеккедән калган бию хәрәкәте булуын әйтте. Аны һәр артист үзенчәлекле итеп, образга кереп, бию өслүбе белән башкара. Татар халык биюләрен без баетырга, төрле хәрәкәтләре белән яңа элементлар кертергә тырышабыз. Тамашачыларга «Хәрәкәттә-бәрәкәт» кысаларында аны яңа сулыш белән күрсәтәсебез килә», - диде ул.

«Мисал өчен, борманы үзенчә итеп башкарырга (әйтик, әйләнеп), борма хәрәкәтендә кулларны төрле манерада куеп, биергә була. Һәр артист үзенчә ничек күрә – җаны ничек тели, шулай итеп тамашачыга тәкъдим итә. Һәр чарада перформанс, интерактивлар була. Шуңа күрә биюче-артист ул бер үк вакытта режиссер да», - дип билгеләп үтте педагог-хореограф.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кураторы Сәидә Миңнебаева әйтүенчә, алар һәр атна саен музыкантлар, биючеләр белән җыелышып, алдагы атнада булачак программаны әзерли. «Барлыгы унике программа булачак. Киләсе атнада «ӘйдәБас» татар бию студиясенең укучылары бииячәк. Ел саен яңалык кертергә телибез. Татар биюе гел бер төрле була алмый, ул үсеш кичерергә тиеш», - диде ул.

«Татар халык биюе – профессиональ биючеләр биегән сәхнә биюе генә түгел. Без биредә чын халык биюләрен искә төшерергә җыелабыз. Безнең канда, йөрәкләрдә татар халык биюләре сеңеп калган», - диде Сәидә Миңнебаева.

Казан мэриясенең Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет җитәкчесе Алия Заһидуллина «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын уникаль дип атады. «Дүрт ел дәверендә матур проектны алып барган, оештырган кешеләргә рәхмәт белдерәм. Аны оештырырга ярдәм иткәннәре өчен җитәкчеләребезгә дә рәхмәт. Рәхәтләнеп ял итегез, танышыгыз, дуслашыгыз, аралашыгыз! Бирегә килгән һәр кунакка рәхмәт. Проект алга таба да яшәсен иде. Күп еллар шушында җыелышып, татарча сөйләшеп, аралашып, дуслашып яшик», - диде ул.

Алия Заһидуллина Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтованың сәламнәрен дә әйтте. Ул проектның узган елдагы кураторы Лилия Гәрәева, проектның быелгы кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова, «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәидә Миңнебаева, биюче Алия Мөхәммәтгалиева, музыкантлар Айдар Абдрахимов, Ильяс Фәрхуллин, Айдар Ниязов, хореограф Рафаэль Мустяков, «Нардуган» бию ансамбле артисты Фәнис Хәйруллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Әйлән-бәйлән» программасында шулай ук педагог-хореограф Ләйсән Корбанова, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты, «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров катнашты. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен Ильяс Фәрхуллин, Айдар Ниязов һәм Айдар Абдрахимовтан торган оста музыкантлар командасы җавап бирде.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздыра. Проект 2021 елда старт алды һәм узган ел да дәвам итте. Мастер-класслар һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яры буенда бушлай уза.




Губернаторы России
Москва

Собянин посоветовал москвичам пересаживаться на электромобили





Москва

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин посоветовал москвичам пересаживаться на электромобили



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Елена Волкова

Художник из Тольятти победил во Всероссийском конкурсе «Мы верим твердо в героев спорта»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Глава ВФХГ Винер заявила, что получает 168 тысяч рублей в месяц

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»


ATP

Токио (ATP). 1-й круг. Хуркач сыграет с Гироном, Берреттини – с ван де Зандшульпом



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Архангельск

В пропавшем в Архангельской области вертолете находился депутат Сметанин



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России