Татарстанда +29 градуска кадәр эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә
![Татарстанда +29 градуска кадәр эсселек һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/19/c035740a0f79fb99a01424827d2a4b78.jpg)
Пәнҗешәмбе, 20 июньдә, Татарстанда болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Температура тагын бераз төшәчәк. Төнлә 12-17 градус җылы булса, көндез +24..+29 градус көтелә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төбәктә кыска вакытлы яңгырлар, яшен, урыны белән боз явуы көтелә. Шулай ук җилнең көчәйүе фаразлана.