Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июнь
2024

Татар энциклопедиясе институты армия генералы Мәхмүт Гәрәев турында китап тәкъдим итте

0
Татар энциклопедиясе институты армия генералы Мәхмүт Гәрәев турында китап тәкъдим итте

Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты ярдәмендә бастырылган совет һәм Россия хәрби башлыгы, хәрби теоретик һәм тарихчы, армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең 100 еллыгы уңаеннан «Мәхмүт Гәрәев: хәрби, галим һәм җәмәгать эшлеклесе» («Махмут Гараев: военный, учёный и общественный деятель») дигән китап тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев китап узган елны Мәхмүт Гәрәевкә 100 ел тулу уңаеннан уздырылган конференция материаллары нигезендә басылып чыгуын әйтте. Басма рус телендә нәшер ителгән.

«Мәхмүт Гәрәев – армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе мөдире, олы шәхес. Аның турында сөйләгәндә берничә әйберне билгелибез. Беренчедән, ул - солдат, офицер, каһарман; Бөек Ватан сугышында актив катнашкан, яраланган. Икенчедән, зур хәрби җитәкче, Советлар Союзының төрле җирләрендә, хәтта чит илләрдә дә хезмәт иткән. Өченчедән, ул - хәрби теоретик, тарихчы һәм, ниһаять, чын татар кешесе», – дип, сөйләде Искәндәр Гыйләҗев.

«Мәскәүдә узган сөйләшү вакытында Мәхмүт Гәрәевтән «Сез хәрби киемнәрегезне берәр кайчан саласызмы, башка кием киясезме?» дип, сорадылар. Ул: «Юк, миңа хәрби киемдә туганмын кебек тоела», – диде. Анардан «Армия генералы мундирындамы?», дип, көлмәкчеләр иде, әмма ул «юк, совет кешесе мундирында» дип, җавап кайтарды. Ягъни ул совет кешесе булып яшәде һәм вафат булды», – дип, искә алды аны 1998-2006 нчы елларда Татарстан Республикасы хәрби комиссары, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны, генерал-майор Рим Мостаев.

Шулай ук Рим Мостаев Мәхмүт Гәрәевнең Әфганстандагы тәҗрибәсе турында язган «Минем соңгы сугышым: Әфганстан совет гаскәрләреннән башка» дигән китабын яңадан бастырып чыгару кирәклеге турында да әйтте. «Анда дөньяның геосәяси һәм геостратегик анализы бирелгән, аны хәзер ачып укырга кирәк. Ул һичшиксез Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә булырга тиеш», – диде ул.

«Сугышчан туганлык» Бөтенрооссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлеге советы рәисе, Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, патриотик тәрбия комиссиясе рәисе урынбасары, полковник Рафаэль Шакирҗанов китапны төрле патриотик тәрбиягә багышланган чараларны уздыру вакытында, тарих дәресләрендә кулланып булуын һәм китапның мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм фән белән шөгыльләнүчеләр өчен дә файдалы чыганак булачагын билгеләде.

«Бу китапны чыгару - зур патриотик эш. Материалларны мәктәпләрдә батырлык дәресләре үткәргәндә, патриотик тәрбияләүгә багышланган төрле чараларда кулланырга мөмкин», – диде ул.

Тарих фәннәре докторы Рафаэль Шайдуллин китапның эчтәлеге һәм бүлекләр турында сөйләде. «Китап дүрт юнәлешкә багышланган. Беренче ике бүлеге армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең үзе турында. Өченче бүлектә локаль сугышлар темасы күтәрелә. Анда Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы турында һәм катнашучылар турында да мәгълүматлар бар. Дүртенче өлеш исә тылда эшләүчеләрнең фидакарь хезмәтләре турында», – диде ул.

Китапнының тиражы – 200 данә. Искәндәр Гыйләҗев китапны бастыру өчен дәүләт тарафыннан 530 мең сум акча бүленеп бирелүен хәбәр итте.

Китапның электрон варианты белән «Tatarica» онлайн-энциклопедиясендә танышып була.

  • Мәхмүт Гәрәев алты сугышта катнаша. Шулай ук ул 20 елдан артык хәрби фәннәр академиясен җитәкли. Мәхмүт Гәрәев ике дистә китап, йөзләгән фәнни эш һәм мәкалә яза. Алар барысы да илнең оборона көченә багышланган. Ул тарихны яңадан язарга тырышучыларга каршы тора.
  • Генерал Гәрәев герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен кайтару өчен дә күп эш башкара. Нәкъ менә аның немец коллегалары ярдәме белән Гитлер командованиесенең кулга алу һәм җәзалау турындагы боерыклары табылган. Хәзер Җәлилнең батырлыгы документаль рәвештә расланды.
  • Мәхмүт Гәрәев 2019 елда 96 яшендә вафат була.




Губернаторы России
Москва

Собянин назвал победителей профессионального конкурса среди водителей автобусов





Москва

Mos.ru: движение на ряде улиц в центре Москвы закроют из-за велогонки La Strada


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин назвал победителей профессионального конкурса среди водителей автобусов



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Певица

Певица Алиса Вокс заявила, что страдает от аутоиммунного заболевания крови




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Mos.ru: движение на ряде улиц в центре Москвы закроют из-за велогонки La Strada

29 июня на играх «Дети Азии» состязания пройдут по десяти видам спорта

Певец Крид заявил, что бывшие сделали его сильнее


Елена Рыбакина

Лучшая теннисистка России повторила достижение Рыбакиной



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Алексей Сёмин

«Магнит» и Everland запускают социальную программу для молодых людей с инвалидностью в 10 регионах



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России