Татарстан Әдәби Суды «Интеллектуаллар эше»н тикшерде
«Казан утлары» каршындагы Татарстан әдәби судында «Интеллектуаллар эше» тикшерелде. Утырышта Казан федераль университеты студентларының әсәрләре тәнкыйтьләнде. «Кузгатылган эштә» гаепләүче булып шагыйрь Лилия Гыйбадуллина, яклаучы ролендә язучы Ландыш Әбүдәрова чыгыш ясады. Шаһитләр - Галимҗан Гыйльманов һәм Халисә Ширмән. Казый вазифасын халык язучысы Рабит Батулла башкарды.
Тикшерү эшенә куелган әсәрләр исемлеге:
⁃ Ильяс Хаҗиев. «Чәнечкеле таҗым», «Оча торган кеше», «Бакчачылар», «Йөрәк чәчәге» парчалар шәлкеме;
⁃ Гөлназ Әхмәдиева. «Тукталыш» хикәясе
⁃ Айзилә Абдрахманова. «Нихәл, әнкәй...» хикәясе
⁃ Ихтыяр Кыямов. «Сыерчык оясы» хикәясе
Утырышта һәр әсәргә җентекле анализ тәкъдим ителде һәм ике якның да фикерләре тыңланды. Яшь авторлар да тәнкыйть сүзенә үзләренең карашын белдерү мөмкинлегенә ия булдылар.
- Әдәби суд – «Яңа исем» проекты кысаларында гамәлгә куелучы иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт. «Әдәби суд» та гадәти суд формасында оештырыла – анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы – яклый, казый «хөкем карары» чыгара.