103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Минзәлә театры Казахстанның «ABISH ALEMI» театр фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайтты

0

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казахстан Республикасының Мангыстау өлкәсе Актау шәһәрендә узган III Халыкара «ABISH ALEMI» театр фестиваленнән кайтты.

«Кыргызстаннан, Ираннан, Грузиядән азәрбайҗан театры, Казахстанның Күкшетау каласыннан рус театры, Астана, Алматы, Уральскийданкилгән театрлар белән беррәттән Минзәлә театры да үз спектаклен күрсәтте. Без Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясен алып килгән идек», – дип хәбәр итә театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева. Спектакль Актау шәһәренең Жантурин исемендәге Мангыстау өлкә музыкаль–драма театры сәхнәсендә барган.

«Мәртәбәле казах, совет актеры, СССРның халык артисты, театр һәм кино режиссеры, сценарист, педагог Асанали Әшимов җитәкчелегендәге экспертлар советы һәр спектакльне игътибар белән карап үз бәясен җиткерде. Фестивальнең ябылу тантанасында Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин «Иң яхшы ир- ат роле» номинациясендә акчалата бүләкләнде», – диелгән хәбәрдә.

Артист Илдар Халиковка төрки дөнья мәдәниятендәге казанышлары өчен Мангыстау өлкәсе мәдәният, спорт һәм туризм хезмәткәрләре профсоюзларының Күкрәк билгесе тапшырылган.

«Актауда ике меңнән артык татар яши. Актау шәһәренең «Болгар» этномәдәният оешмасы рәисе Фәндәл Сәхибгәрәев һәм шушы оешмага йөрүче милләттәшләр Роза, Гөлнара апалар, Әнвәр абый, Тимур, Эльмира безне очрашуга чакырып, кайнар пылаулы өстәлләр ясап, милләттәшләр белән аралашып утырдык», – дип сөйли театр вәкиле.

Актауда яшәүче татарлар барысы да спектакльгә җыелып килгәннәр. Очрашуда хатыны Галия ханым белән Мангыстау өлкәсенең аксакаллар оешмасы рәисе Онайбек Обдилов та булган.

«Минзәлә театрының Актауга икенче тапкыр баруы. 2018 елда биредә без II Каспий яны илләре фестивале кысаларында Җәвиднең «Иблис» трагедиясе белән катнашкан идек. Ул чакта 100 меңлек шәһәр бүгенге көндә 270 меңлеккә җиткән», – дип сокланып сөйли Нурсибә Адиева.

«Һәр гаиләдә, ким дигәндә, өч бала. Русча эндәшкәч, мәктәп яшендәге балалар: «Казахча сүләш», – ди. Кабатлап татарча әйткәч елмаеп җибәрәләр, телләребез бик якын», – дип дәвам итә ул.

Әле бер ай элек кенә билгеләнгән театр директоры Фаяз Хизбуллин: «Минем театр фестиваленә беренче баруым булганга шулай тоеламы – барысы да безгә уңай, җылы мөгаләмәдә», – дигән, сокланып. Театр ерак сәфәрне оештыруда ярдәм күрсәтүе өчен Татарстан мәдәният министрлыгына һәм җирле иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерә.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал об обновленной школе № 37 в Раменках





Москва

Нонконформизм из коллекции Q-ART


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: обновление еще 50 школьных зданий завершится в 2025 году



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Игорь Бутман запустил новый подкаст о российском джазе




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Shot: бывшего футболиста Мостового прооперировали из-за камней в почках

Сафьян рассудит матч "Зенит" – "Оренбург"

Прокуратура: Блогер Чекалина и ее партнеры обвинены в выводе 250 млн рублей по подложным документам


Андрей Рублёв

Рублев рассказал, что ему грозила ампутация после US Open



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Корпус «Нестеров» ЖК «У реки. Эко Видное 2.0» получил разрешение на ввод в эксплуатацию



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России