Татарстан синоптиклары көчле җил һәм бозлавык хакында кисәтә
Иртәгә, 1 ноябрьдә, Татарстанда кабат һава шартлары начарлану көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез төбәктә юлларның аерым участокларында бозлавык (Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә) барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, республика территориясендә, ТР башкаласын да кертеп, тәүлекнең якты вакытында көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил исә.
- Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе бик көчле дип атала.
Һава температурасы төнлә -3..+1 градус (Казанда -1..+1 градус) тәшкил итә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бүген Татарстанга «Лидия» циклоны килүе хакында хәбәр иткән иде.