Таиланд БРИКСның партнер иле булырга чакыру алды
Таиланд хакимиятләре БРИКСка партнер ил буларак кушылырга чакыру алды. Бу хакта дипломатик чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә
«Әйе, Таиланд партнер булырга чакыру алды», – дип раслаганнар агентлыкка.
Баштарак Белоруссия БРИКС белән партнерлыкка рәсми ризалык биргән иде. Казанда узган саммит нәтиҗәләре буенча барлыгы 13 ил чакыру алды. Алда телгә алынган Таиланд һәм Белоруссиядән тыш, болар Казахстан, Төркия, Алжир, Үзбәкстан, Куба, Боливия, Малайзия, Индонезия, Уганда, Нигерия һәм Вьетнам.
БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда 30дан артык дәүләт катнашты, 20дән артык ил югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.