103news.com
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов: Нефть, газ, химия комплексы алгарышлы темплар белән үсеш алырга тиеш

0

Нефть, газ, химия комплексы импортны алмаштыруны исәпкә алып, алгарышлы темплар белән үсеш алырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025-2029 елларга республика нефть, газ, химия комплексын үстерүнең алтынчы программасы проектына багышланган Татарстан Иминлек Советы утырышында белдерде. Республика җитәкчесе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Казан Кремлендә узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты. Татарстан Рәисе искәрткәнчә, быел республиканың нефть, газ, химия комплексын үстерүнең бишенче программасы төгәлләнә. Якынча 1 трлн сум инвестиция үзләштерелгән.

Миннеханов аныклавынча, соңгы 5 елда төбәктә мөһим проектлар гамәлгә ашырылды. Алар - «ТАНЕКО»да якынча 10 яңа җайланма эшли башлады, шул исәптән ароматика алу комплексы һәм акрын кокслауның икенче җайланмасы. «ТАИФ-НК» тирәнтен эшкәртү комплексын файдалануга тапшырды. «Түбән Кама нефтехим» бутадиенстироль каучук һәм СБС-пластика җитештерүне үзләштерде, галобутил каучуклары җитештерү куәтен арттырды.

«Казаноргсинтез» түбән басымлы этилен һәм полиэтилен, изопропилбензол җитештерүне модернизацияләде, поликарбонатлар җитештерү куәтен арттырды. «Алабуга» махсус икътисади зонасында ПАН-прекурсор чыгару заводы, шулай ук берничә пластмасса эшләнмәләр производствосы эшли башлады.

«Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга эшкәртү сәнәгате продукциясен җитештерүне 40 процентка, тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә шәхси инвестицияләрне 2022 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 2 тапкыр арттыру бурычын куйды. Бу нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре катнашыннан, кече һәм урта бизнесны үстерүдән башка мөмкин түгел», - диде Татарстан Рәисе.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, соңгы 3 елда Россиядә химия сәнәгате үсеше мәсьәләләре илнең технологик үсеше турында фикер алышканда төп мәсьәләләрнең берсе булды. «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проектын эшләү төгәлләнеп килә, ул химия сәнәгатен, профильле фәнне үстерү буенча федераль проектларны һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен үз эченә ала.

«1999-2023 елларда нефть, газ, химия комплексының зур һәм урта предприятиеләре төп капиталга 2,3 трлн сум инвестиция үзләштерде. Иң мөһиме — нефть, газ, химия комплексы продукциясе структурасында эшкәртү секторы өлеше 2022 елда 67 процентка җитте, ә 1999 ел башында 39 процент тәшкил итә иде. Нефть чыгару күләме 25,8 млн тоннадан 35 млн тоннага кадәр артты. Бу программаның җитди булуы һәм нәтиҗәләрнең тиешле булуы турында сөйли», - диде Миңнеханов.

Республика җитәкчесе шулай ук ил икътисадының барлык секторларында продукциянең яңа төрләрен үзләштерү һәм локальләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган химия продукциясенә, резина һәм пластмасса эшләнмәләренә ихтыяҗны исәпкә алып, нефть, газ, химия комплексы алдында алгарышлы темплар белән үсеш алу бурычы торуына игътибар итте.

Алга таба «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин республиканың нефть, газ, химия комплексын киләсе 5 елга үстерүнең бурычлары һәм өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде. Зур нефть, газ, химия компанияләре вәкилләре җитештерү куәтләрен үстерү планнары һәм үз инвестиция программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Программаның фәнни өлеше турында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановка «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советының чираттагы утырышында нефть химиясе яңа продуктлары тәкъдим ителүе турында хәбәр иткән иде.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин утвердил проект реорганизации части промзоны «Магистральные улицы»





Москва

«Мама»: в «Октябре» состоялась премьера новой главы проекта «Хронос»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин утвердил проект реорганизации части промзоны «Магистральные улицы»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

София Ротару

Shot: квартиру Ротару в Москве за 65 млн рублей сняли с продажи




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

РФС считает заявления Федорищева поводом для обращения в правоохранительные органы

19 медалей завоевали пловцы спортшколы «Нижегородец» на Всероссийских соревнованиях в Москве

Превью матчей «Локомотива» и «Трактора» в КХЛ от Olimpbet


Уимблдон

Веснина о разгромной победе на парном «Уимблдоне»-2017: «Федерер спросил: «А вы меня научите так финалы выигрывать?»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Кубок Дэвиса

Миранчук с «Атлантой» выбыл из плей-офф МЛС, Синнер выиграл Кубок Дэвиса. Главное к утру



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России