Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2025

Лениногорскида Җәмит Рәхимовның 90 еллыгына әдәби-музыкаль чара узды

0

29 гыйнварда Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә күренекле язучы, журналист, тарихчы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Ш. Бикчурин исемендәге премия лауреаты Җәмит Рәхимовның тууына 90 ел тулуга багышланган «Нефть бишегендә туган әдип» исемле әдәби-музыкаль чара булып узды. Анда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашты. Бу хакта Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Искә алу кичәсен алып барган Лениногорскиның Үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова әйтеп үткәнчә, Җәмит Рәхимов — искиткеч бай әдәби мирас калдырган әдип. Шулай да, ул үзе исән чакта, төп хезмәте кайсы булуы турында әйтеп калдырган.

«Батырша» романын гомер эшем дип саныйм. Мин аны язарга гомерем буе әзерләндем. Анда милли мәсьәлә буенча әйтәсе килгән бөтен сүзләремне әйттем. Һәрхәлдә, язучы күпме генә әсәрләр иҗат итмәсен, аның күз өстендә каш кебек бер генә китабы була дип исәплим», — дип язган Җ. Рәхимов.

Искә алу кичәсендә шулай ук язучының роман ничек язылганы турында сөйләгән видео-интервьюсы да күрсәтелде. Бу турыда шулай ук ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, музыкант, композитор, Җәмит ага белән күп аралашкан кеше Фәйзи Хөснуллин да истәлекләре белән бүлеште.

Чарада шулай ук «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, язучы Таһир Шәмсуаров, шагыйрә, җырчы, композитор Гөләндәм Кәбирова, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, әдәби әйдаман Гөлия Җамалиева, Җәмит Рәхимовның авылдашы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы әгъзасы, бик актив әдәби марафончы Лилия Афандиевалар чыгыш ясады.

11нче гимназия укучыларыннан торган «Тулпар» фольклор ансамбле егетләре һәм кызлары язучының «Өч бәрәңге» хикәясе нигезендә куелган сәхнә эскизын уйнап күрсәттеләр.

Шулай ук бу көнне Равил Сабыр Лениногорскиның 4нче мәктәбендә урнашкан Ш. Бикчурин исемендәге әдәби мирас музее экспозицияләре белән танышты. Музейны оештыручы Галия Хәлимова аны Җәмит Рәхимов, Әсрар Гали, Рамазан Байтимеров, Шамил Бикчурин, Илдус һәм Энгель Таһировларның эшчәнлегенә багышланган стендлар белән таныштырды. Барлыгы биредә 1200 дән артык экспонат саклана. Лениногорск районы укытучылары һәм укучылары өчен ачык дәресләр, экскурсияләр, семинарлар, фәнни-практик конференцияләр, эзләнү эшләре оештырыла.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России