Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2025

Кукмарада яшәүче өч бала анасы үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте

0

2024 елның сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, бүгенге көндә медицина ротасында хезмәт итүче ханым — өч ир бала әнисе. «Первая» кушаматлы ханым Кукмарага ялга кайтты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

«Мин махсус хәрби операция зонасына йөрәгем кушуы буенча киттем һәм бу карарым өчен бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Килешү төзер алдыннан үземне бер ел дәвамында төрле яктан — авырлыкларга да, сынауларга да әзерләдем, медицина курслары да үттем. Аннары бертуган энемнең шунда булуы, аның килешү буенча хезмәт итүе дә йогынты ясамый калмады. Гаиләмә, якыннарыма үземнең карар турында китәргә өч көн кала гына әйттем. Әлбәттә, аерылышу бик авыр булды. Бүгенге көндә балаларым әтиләре белән авылда яши, аларга әби-бабай булыша», — ди ул.

Аның сөйләве буенча, «Первая» дигән кушаматны аңа хәрби иптәшләре биргән. Чөнки ул полкта беренче хатын-кыз була. Берникадәр вакыттан аңа ярдәм итәргә тагын бер гүзәл зат кушыла.

«Полктагы ир-егетләрнең барысы да диярлек Татарстаннан. Кукмаралылар да бар дип ишеттем, әмма үзләре белән очрашырга туры килмәде. Медицина ротасына эләгергә язмасын аларга, исән-имин булсыннар. Илебезне яклаучы, саклаучы батыр йөрәкле ир-егетләрнең һәммәсе белән горурланам», — ди 37 яшьлек хәрби ханым.

Якташыбыз белән гуманитар ярдәм турында сөйләштек, һава торышы шартларына да тукталдык.

«Халыкның ярдәмен бик нык тоябыз. Кукмарадан гына түгел, Татарстанның башка шәһәр-районнарыннан да волонтерлар нәрсә кирәклеге турында сорап кына торалар. Медицина препаратлары, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән һәркемгә рәхмәтебез чиксез. Туган яктан килгән посылкалар аеруча якын һәм кадерле. Хәзерге вакытта анда көндез җылы, ә төнлә бераз салкынайта, тик менә җил бик зәһәр. Шулай да ияләндек инде. Ялга кайткач, мин мондагы табигатькә карап туя алмадым, бездәге урман-посадкалар, агачлар шулкадәр матур, сулар һавабыз нинди чиста, саф. Махсус хәрби операция зонасында булганнан соң, тормышның, гомернең, якын кешеләрнең кадерен тагын да ныграк аңлыйсың дип әйткәннәре бар иде. Моның шулай икәнлегенә хәзер мин дә инандым. Балачактан хәрби булырга хыялланган идем, теләгем соң булса да чынга ашты. Бүгенге көндә бар тырышлыгымны куеп хезмәт итәм, хәрбиләргә булышам», — ди әңгәмәдәшем.

«Кызым кечкенәдән малайлар шикелле куркусыз, батыр йөрәкле булды. Хәтта берсендә урамда эт ташлангач, аның белән сугышып, кулын да сындырган иде, битендә эт тешләгәннән эз дә калды. Кызымның килешү төзү хәбәрен бик авыр кабул иттем. Чөнки ул вакытта аннан дүрт яшькә кечерәк энесе дә шунда иде. Моңарчы берсе турында гына борчылып яшәгән булсам, инде менә икенчесе өчен дә өзгәләнәм. Кызымның чираттагы ялга кайтуын бик зарыгып көттек, тик 14 көн генә күз ачып йомганчы узды. Хәсрәтләрен күрергә язмасын, кабат очрашулар насыйп булсын», — дип искә алды әнисе хәрбинең балачагын.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России