Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2025

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларын һәм ветераннарын һәм барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады.

«Сезне әһәмиятле вакыйга – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан тәбрик итәм.

Узган өч дистә ел эчендә парламентаризмның ныклы хокукый нигезе салынды, Россия Федерациясенең алгарышлы, терәк төбәге буларак, Татарстанның социаль-икътисадый үсеше өчен шартлар булдырылды.

Бу еллар дәвамында Дәүләт Советы республикабызның һәм тулаем илебезнең үсешендә, законнар базасын камилләштерүдә, икътисадка һәм социаль өлкәгә, фәнгә һәм мәгарифкә, сәламәтлек саклауга һәм мәдәнияткә кагылышлы гаять мөһим бурычларны хәл итүдә һәрвакыт бик зур роль уйный килде. Дәүләт Советының барлык чакырылыш депутатлары кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуны, алар тормышындагы четерекле мәсьәләләрне һәрчак игътибар үзәгенә куеп эш итәләр, ветераннарга, пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә, яшьләргә булышу өчен күп тырышлык куялар.

Илебез зур сынаулар аша узган хәзерге вакытта Татарстан парламенты депутатларының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтүе зур ихтирамга лаек.

Белемегез, тупланган тәҗрибәдән файдаланып, җаваплылык белән эшләвегез, башкарма хакимият, Россия Федераль Собраниесе палаталары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән нәтиҗәле эшчәнлек алып баруыгыз сезгә алга таба да халыкка намус белән хезмәт итәргә, күпмилләтле Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә үзегезгә йөкләнгән вазыйфаларны тайпылышсыз үтәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Сезгә киләчәктә дә зур уңышлар телим», – диелә ТР Рәисе котлавында.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России