Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Мәгариф министрлыгы мигрант балаларын мәктәпкә алу өчен тест уздыру тәртибен аңлатты

0

Мигрантларның балаларына мәктәпкә керү өчен рус теленнән тест биремнәренең 90 процентын (минималь чик) уңышлы үтәргә кирәк булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Тестны үткәрү тәртибендә дәүләт имтиханы элементлары бар. Тест ике өлештән – язмача һәм телдән үти торган өлешләрдән тора. 1нче сыйныф укучылары бары тик телдән үти торган өлешне генә тапшыра – ул әңгәмә форматында уза. 2-11нче сыйныф укучылары исә язмача һәм телдән үти торган ике өлешне дә тапшыра. Беренче сыйныф укучылары өчен тест дүрт биремнән тора», - дип сөйләде ул.

Мөҗипов әйтүенчә, тест барышында видео һәм аудио яздырып барылачак, шул исәптән баланың җаваплары язылачак.

Балага сынау биремнәрен үтәгән чакта нинди дә булса ярдәм, элемтә чаралары, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, электрон-исәпләү техникасы, белешмә материаллар, шпаргалкалар куллану тыела.

«Кагыйдәләрне бозу факты ачыкланган очракта нәтиҗәләр юкка чыгарылачак. Әгәр бала тестны уңышлы узган икән, предмет комиссиясе өч көн дәвамында җавапларны тикшерәчәк, билге куячак, балларны санаячак һәм баланың ата-анасына һәм аны юллаган мәктәпкә хәбәр итәчәк», - дип ачыклык кертте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Тестны уңышлы тапшыра алмаган чит ил балаларына рус теленнән өстәмә уку узарга тәкъдим итәчәкләр. Өч айдан бала тестны яңадан тапшыра алачак. «Процедура яңадан кабатлана, әмма бу юлы балага биремнәрнең башка варианты бирелә», - дип ассызыклады Мөҗипов.

Ул тестны апрельдән башлап айга бер тапкыр уздыру планлаштырыла, дип өстәде. Ата-аналар мәктәптән юллама алганнан соң җиде эш көненнән дә соңга калмыйча тест үткәрүче оешмага шәхсән мөрәҗәгать итәргә һәм сынау узу өчен язылырга тиеш була.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России