Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Песошин Татарстанда энергияне сак тоту буенча артта калган районнарны атады

0

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың энергияне сак тоту һәм бюджет өлкәсендә энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча артта калган районнарны атады. Бу хакта «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Министрлар Кабинетының энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә багышланган утырышында белдерелде.

«Ел саен без муниципаль берәмлекләргә энергияне сак тоту һәм бюджет өлкәсендә энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге күрсәткечләр буенча бәя бирәбез. Олег Владимирович (Коробченко, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе) бу юнәлештә лидерларны билгеләп үтте. Минем аутсайдерларны билгеләп үтәсем килә: Биектау, Алабуга, Балык Бистәсе районнары. Киләсе елга кадәр төзәлергә мөмкинлек бар», – дип белдерде Песошин.

Татарстан Премьер-министры Муниципаль берәмлекләр башлыкларына энергия куллануның югары дәрәҗәсен һәм исәпләү приборларының ни өчен юклыгын ачыкларга кушты.

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Шул ук утырышта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, муниципаль өлкәдә электр куллануның артуы күзәтелә. Исәпләү приборлары белән тәэмин ителеш 96,8 процент тәшкил итә.

«Республика әһәмиятендәге шәһәрләре булган районнар буенча иң яхшы нәтиҗәләрне Лениногорск һәм Әлмәт районнары күрсәтте, калганнарына тырышырга кирәк. Шәһәр һәм авыл халкы булган районнар арасында иң яхшы нәтиҗәләр Кукмара, Мамадыш, Аксубай районнарында. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, билгеләнгән районнар инде беренче ел гына безнең рейтингта алда бармый, бу планлы һәм нәтиҗәле эш турында сөйли. Авыл халкы булган районнар буенча гына алдынгылар рәтендә Мөслим һәм Чирмешән районнары. Куллану дәрәҗәсе белән проблемалар булган районнарда энергияне сак тоту программасына анализ ясарга һәм аны актуальләштерергә кирәк», - дип белдерде Коробченко.

Татарстан Министрлар Кабинетының энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча утырышы «ЭНЕРГОПРОМ» форумының бер өлеше буларак узды, аңа гомумфедераль статус бирелә, ә мәйданчыкны Россия Энергетика министрлыгы җитәкләячәк.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России