Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Төмән өлкәсендә Каюм Насыйрига багышланган иҗади бәйге узды

0

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Мәдәни мирасыбызны саклау» бәйгесе дигән язмасы чыкты.

Төмән өлкәсенең «Истоки» этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы, Каюм Насыйриның Тубылдагы мәгариф-мәдәни үзәге институты галим, мәгърифәтче, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйрига багышланган иҗади бәйге үткәрде.

Бәйгедә Әлмәт, Самара, Тубыл шәһәрләреннән, Аромаш, Вагай, Төмән районнары мәктәпләреннән, Татарстан Республикасының Лаеш районы Имәнкискә авылыннан, Башкортостан Республикасының Яңа Мөслим мәктәпләреннән катнашучылар булды.

«Сәнгатьле уку» номинациядә 7-10 яшькәчә катнашучылардан 1 урынга Гөлназ Назыйрова чыкты (укытучысы Гөлгенә Назыйрова). 2 урын Дарина Иманова белән Вәлимә Зәйнуллинага бирелде (укытучысы Вәлия Рамазанова). 3 нче урынны Ләйсән Кафизова алды (укытучысы Галия Тупасова).

11-18 яшьтәге катнашучы укучылар арасында Әмир Вәлиев (укытучысы Сәрия Нурыева) һәм Азалия Айдуллина (укытучысы Банисә Ниязова) 1 урынга чыктылар, 2 урын Мәликә Мәликовага бирелде (укытучысы Гөлия Хафизова). 3 урынга Элиза Арипова, Диләрә Насыйбуллина (укытучылары Венера Ибукова), Диләрә Гарифуллина лаек булдылар (укытучысы Резедә Бадыкшанова).

«Каюм Насыйри әсәрләрен сәхнәләштерү һәм сәнгатьле уку» номинациясендә 7-10 яшьтәге катнашучылар арасында 1 урынга Кәрим Кәримов, Искәндәр Камалиев, Марсель Тилимабев лаек булдылар. 2 урынга Салават Айсин, Самир Корманов чыктылар (укытучылары Зәкия Сәитова).

«Истоки» этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы оештырган бәйгеләрдә ел саен актив катнашкан Индрәй мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәкия Сәитова Каюм Насыйрига багышланган бәйге турында фикерләре белән уртаклашты.

«Бу бәйге туган телебезне саклауда мөһим роль уйный. Каюм Насыйриның әсәрләре укучыларын әхлакка, гадел, әдәпле булырга өйрәтә. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын карап сокландым. Аларның оста сөйләүләре шәхес яшәгән чорга безне алып барды. Барлык чыгышлар да игътибарга лаек булдылар. Оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм», - диде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова да фикерләре белән уртаклашты.

«Татар телен, мәгърифәтен үстерүгә багышланган бәйгедә укучылар теләп катнаштылар. Күренекле шәхес Каюм Насыйриның мирасын мин эшемдә еш кулланам. Аның иҗаты бүгенге көндә дә әһәмияткә ия. Балаларга тәрбия бирү укытучы эше белән бәйле. К.Насыйриның бай иҗатын өйрәнү, әдәби мирасын пропагандалау, саклау татар теле әдәбияты укытучыларының бурычы», - диде.

Татар телен саклап калуга, телебезне үстерүгә зур өлеш керткән Төмән өлкәсенең «Истоки» оешмасы «Нәфис сүз осталары» бәйгесен ел саен үткәрә. Быелгы бәйгедә шигырь сөйләүчеләр Каюм Насыйри әсәрләрен сәхнәләштереп, сәнгатьле итеп укыдылар да. Балаларны әзерләүче һәр укытучы мактауга лаек. Нәфис сүз осталары дипломнар, Мактау грамоталары, укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Быел Тубыл районы мәктәпләреннән катнашучылар булмаганы кызганыч булды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России