Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

«Аулак өй – көрәш» проекты мәктәпкәчә балалар өчен Тукайга багышлап ярышлар үткәрә

0

16 апрельдә Казанның 369 нчы балалар бакчасында, 17 апрельдә 65 нче балалар бакчасында, 18 апрельдә 186 нчы балалар бакчасында, 22 апрельдә 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәрендә «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты зона ярышлары булачак. Әдәби бәйгенең темасы – шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты һәм аның тормыш юлы.

«Соңгы елларда «Аулак өй - көрәш» балалар бакчалары тормышын да ямьләндерә башлады. Монысы тагын да сөенечлерәк хәл. Никадәр иртәрәк тәрбияли башласак, нәтиҗәсе дә шулкадәр күбрәк була бит», - диде балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты Йолдыз Шәрапова.

«Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе Сәрия Закирова сүзләренчә, әдәби бәйгенең балалар бакчаларында оештырыла башлавына тиздән бер ел була.

«Төбәкара проектның программасы «аулак өй» милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала. Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган тел, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды», – дип аңлатты проект җитәкчесе.

  • Халкыбызның йоласын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» Яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России