Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Шәүвәл аеның 13нче көнендә Казанда Хәтер көне узды

0

Бүген, Шәүвәл аеның 13нче көнендә, Казанда традицион Хәтер көне - динебез, Ватаныбыз, милләтебез хакына шәһит киткән татар каһарманнарын искә алу көне узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиятенең барлык мөхтәсибәтләреннән аксакаллар, шулай ук имамнар һәм барлык теләгән дин кардәшләр катнашты. Чара Нәзарәттә Аксакаллар шурасы утырышы белән башланды. Сәламләү сүзе белән җыелган халык алдында мөфтиятнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов чыгыш ясады, ул татар халкы тарихы һәм «Хәтер көне» турында сөйләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның төп өлеше Казанның төзекләндерелгән «Иске таш» мәчетендә узды, биредә Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган аксакаллар, мөхтәсибләр, имамнар һәм мәхәллә халкы җомга намазы укыды. Хәтер көнен үткәрү өчен «Иске таш» мәчете юкка гына сайлап алынмаган: ул Казан алынганда шәһит булып киткән кардәшләр каберлегендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән, шуңа мәчеткә «Иске таш» дип исем бирелгән.

Быел Хәтер көне мөһим вакыйга белән истә калды – җомга намазыннан соң җыелган халык «Иске таш» мәчете янәшәсендә киләчәктә «Татар халкы каһарманнары истәлегенә» дигән мемориаль стела урнаштыру урынында символик таш куюда катнашты. Бу уңайдан аксакаллар Коръән аятьләре укыды һәм татар халкының шәһит булып киткән уллары рухына дога кылды.

  • Хәтер көне ел саен Татарстан мәчетләрендә Рамазан ае тәмамланганнан соң 13 көн узгач – Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтелә.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России