Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылында «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» бәйгесе булды

0

Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылында беренче тапкыр «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» интеллектуаль бәйгесе үтте. Әлеге чара танылган галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин эшләгән һәм иҗат иткән Түбән Чыршылы авылы мәчетендә үтте. Биредә 12 авылдан 22 мөслимә үзләренең белемнәре белән сынаштылар. Бу хакта «Заман сулышы» Лениногорск мөхтәсибәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Чараны Түбән Чыршылы имамы Хәким хәзрәт Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән башлап җибәрде. «Мөслимә» клубы җитәкчесе Ләйлә ханым авыл мөслимәләре арасында викторина уздырды.

Бәйгедә Ризаэддин Фәхреддин биографиясе, аның әсәрләре буенча сораулар бирелде. Катнашучылар телдән әйтелгән сорауларга, төрле биремнәргә җавап бирде, тестлар, кроссвордлар чиште.

Жюри әгъзалары Фәния апа һәм Рәзинә ханым җавапларны тикшереп, аларны билгеләп барды. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны Яңа Иштирәктән Нурия ханым һәм Яңа Шөгердән Гөлфия ханым белән Әлфия ханым яулады.

Соңыннан шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов үтемле вәгазь сөйләде. Шөгер авылыннан Сөгъдә ханым эчтәлекле итеп Фәхреддинның тормыш юллары турында сөйләп, китаплары белән таныштырды.

Түбән Чыршылы мәктәбе укытучысы Алсу Виловна мәктәп балалары белән чыгыш тәкъдим итте, бөек шәхесебезнең күп китаплары белән таныштырып сөйләде. Балалар Р.Фәхреддин биографиясеннән өзекләр һәм Коръән сүрәләре укыды. Фәния Вильданова белән Резидә Фәйрушина да чыгыш ясадылар. Тимәштән Исламия ханым мөнәҗәт башкарды.

Булат хәзрәт актив булган Түбән Чыршылы мөслимәләренә Рәхмәт хатлары һәм китаплар тапшырды. Шулай ук Хәким хәзрәт, Ләйлә ханым һәм хәйрияче Айдар хаҗи Рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Барлык катнашучылар да грамота белән бүләкләр алдылар», – дип хәбәр итә мөхтәсибәт.

Соңыннан барысы да намаз укып, дога кылды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России