Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Казан шәһәре Кубогы өчен Казанның 7 районыннан 120 артык көрәшче бил алышачак

0

18 апрель көнне Казанның Бокс һәм өстәле теннисы үзәгендә көрәш буенча «Казан шәһәре Кубогы» ярышлары узачак. Бәйгедә 2007 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге спортчылар катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Ярышта Казанның 7 районыннан 120 артык көрәшче катнаша. Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында – 60 кг хәтле, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 130 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында бил алышачак. Ярышта Казанда яшәүче спортчылар, башкалада укучы студентлар, моңа кадәр Казан шәһәре өчен көрәшкән спортчылар катнаша ала.

Ярышларда 9 үлчәү авырлыгында 27 җиңүче ачыкланачак. I урынга – 20, II урынга – 15 һәм III урын өчен 10 мең акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Көрәшче, бәйгенең хөкемдары Илшат Фазылҗанов сүзләренчә, ярыш уңай динамика кичерә, 2025 елда бәйгедә катнашучылар саны арткан.

«Былтыр 80 кеше катнашкан иде. Әлегә 120 спортчы төгәл катнашачагы билгеле, ә болай без 180 якын көрәшчене кабул итәргә әзер», – дип ассызыклады ул.

Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Казан шәһәре Көрәш федерациясе җитәкчесе Расыйх Габдрахманов Казан шәһәрендә милли спорт төре – көрәшнең үсүен билгеләп үтте.

«Үсеш бар. Былтыр без кеше булырмы дип уйлаган идек. Быел безнең катнашучылар да күп, нәрсә булачагын төгәл беләбез. Ярышлар уңышлы үтәр дип уйлыйбыз. Шәһәр беренчелеген күтәрергә кирәк, миллионнан артык кеше яши торган шәһәрдә яшибез. Ярыш матур узарга, безнең шәһәребездә көрәшчеләр күп булырга тиеш, ул бит безнең милли спорт төре. Казанда көрәш үсә, алга таба да бергә эшләргә кирәк. Ул – без үзебез генә эшли торган эш түгел. Шәһәр белән берлектә эшләргә кирәк. Бергә эшләгәндә автобуслар да, биналар да булыр», – диде ул.

«Татарларда сорамаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр. Шуңа күрә сорасаң – була, бергә булырга кирәк!», – дип йомгаклады ул.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бәйгедә барлык теләк белдерүче спортчылар да катнаша ала. Тамашачылар өчен керү бушлай.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России