Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

«Мир» кинотеатрында «Кеше китә - җыры кала» телесериалы тәкъдим ителде

0

«Мир» кинотеатрында «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» телесериалы тәкъдим ителде. Сериал Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән.

«Бүген бик дулкынландыргыч көн, чөнки бик зур эш башкардык – зур сериал төшердек. Ул безнең тарихка юнәлтелгән сериал. Мин һәрвакыт ничек кабул итәрләр дип борчылам. Сериалның киләчәге булачагына ышанам, чөнки үзем карадым, миңа ошады. Әмма мин объектив булмаска мөмкинмен, чөнки ул минем йөрәктән чыккан әйбер, шуңа күрә аны тамашачылар бәяләсен иде», – дип белдерде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов

Сериал ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә әзерләнде.

«Уртак проектыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгына матур бүләк булсын иде, чөнки без, сугыш чоры, тылдагы авырлыкларны кичкән буынның балалары. Шул кешеләрнең язмышларын, фидакарьлек һәм каһарманлык истәлеген яшьләребезгә, бүген үсеп килә торган буынга таныту һәм җиткерү дигән максатлар белән эшләнде ул. Икенче максатыбыз ул – «Яңа Гасыр» телеэкраннары аша телебезне гомерле итү, чөнки анда миллионлы аудитория. Бу шөгыльне дәвам итәргә, татарча фильмнар, сериаллар юнәлешен ныграк үстерергә кирәк. Мәсәлән, якутлар безгә караганда халык саны ягыннан күпкә кимрәк булсалар да, үз милләтләре телендә бу эшне фанатларча эшлиләр», – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында сериалның премьерасы 28 апрельгә планлаштырылган. Барлыгы 22 серия көтелә.

Чара барышында сериалның бер сериясе күрсәтелде һәм анда уйнаган актерлар белән очрашу оештырылды. Сериалда төп рольләрне Әлмәт театры актерлары Илсур Хәертдинов белән Ләйсән Әхмәдиева башкаралар. Барлыгы проектта Татарстанның 10 театрыннан йөздән артык актер катнаша.

«Кеше китә – җыры кала» сериалының режиссеры – Александр Далматов, баш оператор – Максим Самсонов, баш рәссам – Булат Гыйльванов, композитор – Миләүшә Хәйруллина, башкарма продюсерлар – «Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчеләре Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.

«Кеше китә – җыры кала» сериалының режиссеры – Александр Далматов







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России