Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Федераль олимпиада җиңүчеләренә университетка кергәндә 100 балл биреләчәге билгеле булды

0

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләре белән беррәттән Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбиятлары буенча мәктәп укучыларының Федераль олимпиада җиңүчеләре дә бүләкләнде.

«Ел дәвамында үткәрелгән туган телләр буенча төньяк-көнчыгыш олимпиадасында татар теленнән быел 600 кеше катнашты. Олимпиада төрле телләр буенча үткәрелә. Тәүге олимпиадада – 8, икенче елны – 16, өченче елны – 36, ә быел исә укучылар – 54 тел буенча олимпиада биремнәре эшләде. Бу олимпиадада җиңүчеләр, призлы урын алучылар 11 сыйныфны тәмамлап укырга кергәндә, теге яки бу фәннән 100 балл алу мөмкинлегенә ия була. Җәмгыять белеме, яки рус теле, яки татар теленнән», – диде КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Аның әйтүенчә, укучылар үзләре сайлаган юнәлешкә керүләренә карап аларга шушы баллар биреләчәк. «Тик 100 балл алу өчен 10-11 сыйныфларда олимпиадада урын яуларга кирәк, 8-9 сыйныфлар бары тик әзерлек этабы гына булып тора. Шуңа күрә, 8-9 сыйныфларны алдагы елларда да олимпиадада катнашырга чакырабыз, ә 10-11 сыйныф укучылары безнең студентлар булырлар дип көтеп калабыз», – дип котлады ул җиңүчеләрне

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

  • Әлеге олимпиада быел Казан Федераль Университетында, Россияннең башка уку йортлары белән берлектә һәм Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты ярдәме белән 4 тапкыр үткәрелде. Олмпиаданың беренче этабы читтән торып узды – анда Татарстаннан һәм Россиянең чит төбәкләреннән 636 мәктәп укучысы катнашкан. Шулар арасында 70 укучы РФның башка төбәкләреннән – Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Хакасия, Тыва республикаларыннан; Төмән, Киров, Оренбург, Пермь өлкәләреннән иде.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Җиңүчеләр исемлеге:

  • Зәйнуллина Сәмирә (Биектау районы «Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбе»)
  • Кадыйрова Сәмирә (Казан шәһәре Совет районының «95 нче номерлы лицее»)
  • Маликова Миләүшә (Әтнә районы «Иске Үзем гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Миңнуллин Самат (Башкортостан Илеш районы «Базитамак урта мәктәбе»)
  • Нотфуллина Зилә (Әлки районы «Югары Әлморза төп гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Сибагатуллина Ралинә (Казан шәһәренең «27 нче номерлы гимназиясе»)
  • Хөсәинова Зәринә (Балтач районы «Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Әхмәтзанова Камилә (Арча районы «Хәсәншәех төп гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Галиева Азалия (Биектау районы «Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбе»)
  • Галимова Дилбәр (Казан шәһәре «27 нче номерлы гимназиясе»
  • Ганиева Алинә (Арча районы «Габудлла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Гыйззәтуллина Алинә (Биектау районы «Хәй Вахит исемендәге Мәмдәл урта мәктәбе»)
  • Исхаков Әмирхан (Казан шәһәре «27 нче номерлы гимназиясе)
  • Сәйфетдинова Инзилә (Арча районы «5 нче номерлы гимназиясе»)
  • Сәмигуллина Иркә (Арча районы «Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Һадиева Дилә (Балтач районы «Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Әхмәтова Илүсә (Арча районы «Апаз урта мәктәбе»)
  • Закирова Әдилә (Чаллы шәһәренең 41 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Ибраһимова Гүзәл (Биектау районы 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Мөхәммәдиева Камилә ( Балтач районы «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәил урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Тимербаева Язилә (Кукмара районы «3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Хәмидуллина Камилә ( Арча районы «Апаз урта мәктәбе»)
  • Гарифҗанова Сәидә ( Казан шәһәре «Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиясе»)
  • Иванова Әдилә (Казан шәһәре «Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе»)
  • Низамова Әдилә ( Мөслим районы «Кубәк урта гомуми белем бирү мәктәбе»)
  • Нотфуллина Камилә (Яшел Үзән шәһәре 5 нче татар гимназиясе)
  • Фәйзуллина Ләйлә (Бөгелмә районы «Һади Атласи исемендәге 14 нче номерлы татар гимназиясе»)






  • Губернаторы России





    Губернаторы России

    103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

    Moscow.media


    103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

    Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

    103news.com — живые новости в прямом эфире!

    В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

    Музыкальные новости




    Спорт в России и мире



    Новости Крыма на Sevpoisk.ru




    Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России