Татарстанлыларны якындагы тәүлектә кырау һәм көчле җил турында кисәттеләр
28 апрель төнендә һәм иртә таңнан Татарстан белән Казанда синоптиклар төньяк-көнбатыш юнәлештәге җилнең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюен, шулай ук юлларның аерым участокларында бозлавык булачагын фаразлый.
Моннан тыш, 28-29 апрельдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә республиканың кайбер районнарында 0..-5 градуска кадәр салкыннар булуы ихтимал.
Моңа бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакча һәм авыл хуҗалыгы культураларын саклау чараларын күрергә тәкъдим итә. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, табаныгызга тулысынча басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.
