Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Белоруссиядә 18нче Казан укчылар дивизиясе истәлегенә Сабадан китерелгән юкәләр утыртылды

0

Кичә Белоруссия Республикасының Шклов шәһәрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек чарасы оештырылган. 1942нче елның 5 июленнән 19 июльгә кадәр Днепр оборона сызыгында сугышкан 18нче Казан укчылар дивизиясе батырлыгы хөрмәтенә 18 юкә агачы утыртылган.

Татарстанның Белоруссиядәге вәкиллеге җитәкчесе Илһам Кашапов сүзләренчә, юкә агачлары Татарстанның Саба урман хуҗалыгыннан китерелгән.

«Без 18нче Казан укчылар дивизиясенә багышланган истәлек билгесе янында өмә оештырдык. Истәлек билгесе янын тәртипкә китердек, буядык һәм батырлар истәлегенә 18 юкә агачы утырттык. Агачлар Сабадан китерелде. Барлык эшләр башкарылгач, һәлак булган батырлар истәлегенә чәчәкләр салдык, һәм мылтыктан «салют» бирдек», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте килешүе нигезендә оештырылган. Агач утырту акциясендә Шклов районы башкарма комитеты вәкилләре, Шклов көллияте укучылары, әфганчылар клубы әгъзалары һәм «Чишмә» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы активистлары катнашкан.

Иҗтимагый оешма җитәкчесе Элвира Левшевич өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Бу изге эшкә үз көчләрен һәм йөрәк җылысын салган һәркемгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез», - диде ул.

18нче Казан укчылар дивизиясе турында белешмә: 1939 елның 15 августында Ульяновск шәһәрендә оештырылган, 1940 елда 18нче укчы дивизиясе дип атала башлаган. 1941 елның июнендә Казан шәһәрендә урнаша. 1941 елның 22 июнендә Белоруссиягә җибәрелә. 1941 елның 9 дивизия Днепр елгасының сул ярында гитлерчылар белән беренче бәрелешне кабул итә. Орша шәһәреннән алып Шклов шәһәре янына кадәр булган участокны саклый. Сугышчылар 18 июльгә кадәр Днепр буенда 40 километрдан артык фронт сызыгын саклап тора.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России