Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

«Шагыйрь мәхәббәте» операсында Тукай ролен башкарган Әхмәд Агади юбилеен билгеләп үтте

0

Ренат Харис либреттосына язылган Резедә Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсы Габдулла Тукайның 139 еллыгында – Шигърият бәйрәме көнендә булды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әхмәд Агади төп партияне – Габдулла Тукай ролен башкарды. Тамаша башланыр алдыннан артистның 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүе турында әйтелде.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

«Татар опера һәм балет театры белән өч дистә ел хезмәттәшлек итү дәверендә Әхмәт Агади Казан тамашачысының яраткан артистына әйләнде. Ул – зур сәләткә ия кеше, һәр спектакльдә тамашачыларга күңеленең бер өлешен калдыра, моны ул ихластан башкара», – дип сөйләде программаны тәкъдим иткән опера һәм балет театры хезмәткәре.

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Әхмәд Агади белән сәхнәдә Зәйтүнә Мәүлүдова партиясен Гөлнора Гатина, Фатих Әмирхан партиясен Артур Исламов, Газраил партиясен Ирек Фәттахов, Шүрәле партиясен Денис Хан-баба, Бәдриҗиһан партиясен Венера Протасова, Карт партиясен Равил Идрисов, Апуш партиясен Наилә Әбшәрипова башкарды. Хормейстер – Нурия Джураева, дирижер – Марко Боэми. Спектакльдә хор, балет артистлары, театр оркестры катнашты.

«Шагыйрь мәхәббәте» операсы жанр ягыннан гадәти булмаган калыпка корылган. Анда драма өстенлек алып торса да (геройның драматик язмышы мәхәббәт драмасын да тудыра), әкияти-фантастик күренешләрнең әһәмияте кимеми. Шунысын да онытмаска кирәк: Тукай белән Зәйтүнә арасындагы мөнәсәбәтләр тулылыгы аларың диалоглары, хыялларында гына ачылган эч серләре фараз рәвешендә бара. Бу «Минем Тукаем» темасына кагылышлы варияцияләренең фәкать берсе генә. Нәтиҗәдә, «Шайгырь мәхәббәте» лирика-драматик фантазияга якынлаша», –дип яза Лилия Сафиуллина тәкъдим ителгән программада.

  • Әхмәд Илтифат улы Агади – 1965 елның 30 мартында Казахстанның Чимкент өлкәсендә туган. Ул гаиләдә җиденче бала. Вокал белән 20 яшендә генә шөгыльләнә башлый. Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлый (1993). 1993-2005 елларда К.С. Станиславский һәм В.И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театры солисты. 2005 елдан Санкт-Петербургның Мария театрының опера төркеме солисты. Россия, Италия, Франция, Австрия, Англия һ.б. илләрдә, төрле опера сәхнәләрендә: Мәскәү Зур театры, Амстердам операсы, Даниянең Король операсы, Лондонның Альберт-холлында җырлый.

  • Россиянең атказанган артисты (1999), Россиянең халык артисты (2001), Россиянең «Алтын битлек» Милли премиясе (2008) - «операда иң яхшы ир-ат роле өчен». Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (2008) – Резеда Ахиярованың «Шагыйрьнең мәхәббәте» операсында Тукай партиясен башкаруы өчен.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России