Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

Махсус хәрби операциядә катнашучы 60 яшьлек хәрби Зәйдән хат язучы балага рәхмәт белдерә

0

Зәйнең «Теремкәй» бакчасына йөрүче Ясминә Фәсхетдинованың хаты районның Байрак авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Дамирга эләккән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Ясминә Фәсхетдиновага 5 яшь. Ул «Теремкәй» балалар бакчасына йөри. Хатны алар әнисе Динара Дамировна белән бергә язган. Анда мондый юллар бар: «Кадерле солдат! Сезгә «Теремкәй» бакчасына йөрүче Ясминә Фәсхетдинова хат яза. Сезгә безнең баш өстендәге зәңгәр күк йөзе өчен зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Сез чын Геройлар! Сезгә уңышлар, көч һәм батырлык, туган якларга тизрәк исән-сау кайтуыгызны телибез. Без барыбыз да сезне Җиңү белән көтәбез!»

Ясминәнең хаты Байрак авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Дамирга эләккән. «Камаз» кушаматын йөртүче якташ хәрби зонада күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды.

Хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән Дамир 60 яшьтә булуга карамастан, Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар туган якларыннан һәрдаим җылы хәбәр көтә. Балалар тарафыннан язылган хатлар аларның күңелләренә аеруча җылылык өсти. Район укучылары, балалары да хәрби абыйларына ихлас теләкләр белән өчпочмаклы хатларын юллый. Хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре дә килә. Саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтә алар ул хатларны.

«Камаз» да туган яктан Ясминәдән хатны алгач, бик дулкынлануын хәбәр итә.

«Балалар язган хатлар күңелне җылыта һәм рухны ныгыта. Мондый мизгелләр аеруча дулкынландыргыч! Аллаһ боерса, ялга кайткач, мин Ясминәне эзләп табып, рәхмәтемне әйтәчәкмен! Ә хатны мин бик кадерләп саклап йөртәм, — ди Дамир.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России