Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2025

«Апуш» театр студиясе буллинг темасына заманча спектакль чыгарды

0

«Апуш» татар балаларының театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итте. «Сарымсак» спектакле Камал театрының яңа бинасындагы Шәрыкъ залында күрсәтелде.

«Безнең өчен бу зур вакыйга. Бик дулкынланабыз. Бу студия балаларының тамашачы алдына тәүге тапкыр чыгулары. «Апуш» татар балаларының театр студиясенең Дәрвишләр бистәсендә эшләп килүче филиалы үз спектаклен тәкъдим итә», диде «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова спектакль алдыннан.

«Балаларны позитив хисләр белән каршы алыйк. Аларга тәнкыйть күзе белән карамыйк. Чөнки аларның беренче алымнары», диде ул.

«Сентябрьдә генә эшли башлаган Дәрвишләр бистәсендәге студия беренче спектаклен күрсәтә. Эшли башлаганнарына әле ярты елдан гына артык вакыт узды. Икенчедән, алар башка балалар, алар үзәктән ерак бистәдә яшиләр. Биредә алар тормышы да күренер», диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Ул «Сарымсак» спектаклен Илфак Хафизов һәм Резеда Гарипованың нәкъ шушы балалар өчен язганын ассызыклады.

Спектакльдә Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша.

Спектакль мәктәптә булган буллинг темасына багышлана. Сайлау алдында калган бала, капкынга эләгү куркынычы янаган бала нишләргә тиеш – спектакль чыгаручы команда һәм балалар шул сорауларга җавап эзлиләр.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер - «Апуш» татар балаларының театр студиясенең Дәрвишләр бистәсендә эшләп килүче филиалы остазы Резеда Гарипова. Композитор да ул үзе. Сәхнә теле остазы – Камал театры артисты Ирек Кашапов. Рәссам – Гүзәл Сәфәргалиева. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.

«Тиздән спектакль киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк», дип ышандыра оештыручылар.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России