Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Татарстан Фотографлар берлегендә Азат Ягудин белән очрашу булды

0

Татарстан Республикасы Фотографлар берлегенең идарә әгъзасы, Казан авиация заводының рәсми фотографы Азат Ягудин белән очрашу үтте. Кичә ТР Фотографлар берлегенең һәр пәнҗешәмбе оештырылган очрашулары кысаларында булды.

«Җитештерү предприятиеләрендә, заводларда фотограф булу — шактый катлаулы чыннан да. Әлбәттә, анда эшләүче эшчеләрне төшерәм дисәң, мәсәлән, алар бит хезмәте кешеләре — «публичность» төшенчәсен үз итмиләр. Гадәттә, кемне төшерсәм дә, фотоны кулланырга язмача рөхсәткә кул куйдырам. Мин хезмәт куйган заводта, 1932 елдан бирле татарча «Алга» һәм рус телендә «Вперёд» газеталары нәшер ителә», — диде Азат Ягудин «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш, аэродромнарда фотосурәткә төшерүнең үз кагыйдәләре булуын да ассызыклады.

«Техник мизгелләрне төшергәндә, куркынычсызлык һәм мәгълүмати иминлекне дә кайгырту мөһим. Син төшергән фотоларны иң башта комиссияләр карый . Хезмәткәрләрнең кием-салымнары дөрес киелгәнме, техника ничек, шул моментлар да җентекләп тикшерелә. Аэродромнарда төшерүнең аерым кагыйдәләре бар. Гадәттә, пилотлар, очучы-сынаучылар ырымнарга, хорафатларга ышанучан шәхесләр. Һәм шуңа күрә дә анда тиз-тиз эшләү хәерле. Очуга 15 минут кала хәбәр иткәннәре дә булды. Һәр авиатөзелеш заводында бер төрлерәк кагыйдәләр, әмма кайдадыр алар үзенчәлекле булуы ихтимал», — дип сөйләде ул.

Фоторәссам белән әлеге очрашуның әһәмиятен ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова да билгеләде.

«Кешеләр. Самолетлар. 2 өлеш» темасына багышланган очрашу 27 мартта булган беренчесенең дәвамы. Анда фотограф Россиянең төрле шәһәрләрендә төшерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Биредә катнашучылар уникаль сурәтләрне күрә ала, илнең авиатөзелеш тармагының үзенчәлеге һәм матурлыгы белән соклану мөмкинлеге бар», — диде ул.

Чара барышында Ягудинның төрле еллардагы фотоархивы күрсәтелде. Һәм ахырдан спикер тамашачыларның сорауларына җавап бирде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России