Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2025

Бөек Җиңү көне алдыннан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле вокаль-хореографик спектакль күрсәтә

0

4 һәм 9 майда Казан Кремле территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак. Спектакльләр «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында узачак. Спектакль 4 майда 17.00 сәгатьтә, 9 майда 18.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

«Коллектив Мәскәү режиссеры Сергей Цветковның «Была война...» (Сугыш булды) вокаль-хореографик спектаклен тәкъдим итәчәк», – дип хәбәр итә коллективның матбугат үзәге.

«Бу әле генә очрашып, бер-берсенә гашыйк булган егет белән кыз турында йөрәк кылларына үтеп керә торган мелодрама. Бөек Ватан сугышы башлангач, гашыйклар аерылыша. Ләкин, күңелләрендә сугыш бетәр, алар һичшиксез очрашырлар һәм бәхетле булырлар дигән өмет яши», – дип спектакль сюжеты белән таныштыра оештыручылар.

«Без әби-бабаларыбызның батырлыгы турында әти-әниләребез сөйләгәннәрдән ишетеп беләбез. Безнең бурыч – сугыш турында истәлекне саклау, аны киләсе буынга тапшыру. Ләкин әхлак тәгълиматы аша түгел, ә сәнгать аша. Мин ышанам: җыр-биюләребез ярдәмендә без яшь йөрәкләрнең иң яшерен почмакларына барып җитәрбез һәм анда тирән эз калдыра алырбыз!», – дип сөйләгән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов.

Куелышта «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов», «Смуглянка» кебек сугыш еллары җырлары яңгыраячак.

  • ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — күпьеллык тарихы булган үзенчәлекле иҗат коллективы. Ул үзендә халык иҗатының күп гасырлык традицияләрен, аның бай мәдәниятен саклый һәм аны җыр, хореография сәнгате аша трансляцияли.
  • «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында 1 майдан 11 майга кадәр кунакларны мастер-класслар, концерт чыгышлары, перформанслар, куелышлар, кино күрсәтүләр һ.б. көтә. Барлык чараларга да керү ирекле.






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России